Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида яшәүчеләр өч ел үз өйләренә керә алмаганнар

Куянны үзе салган кабык өйдән куып чыгарган төлке турында әкиятне хәтерлисезме? Андый хәлләр әкияттә генә түгел, тормышта да була. Өч ел дәвамында чит кеше почмагына сыенып яшәргә мәҗбүр булган ике балалы гаилә, ниһаять, үз куышына кайтып кергән. Суд приставлары ярдәме белән.

Ир белән хатын үзләренең ике катлы йортларын икенче бер гаиләгә саткан.  Яңа хуҗалар тиз генә йортка кереп урнашкан урнашуын, әмма сатучыларга акча бирергә ашыкмаган. Элеккеге  хуҗаларны да янә өйләренә кертмәгән, үзләре дә йортны бушатырга теләмәгән.

Йорт сатучылар, үзләренең  милеккә хуҗа булу хокукын торгызуны сорап, судка мөрәҗәгать иткән. Суд, бәясен түләмичә генә йорт сатып алучыларның, чит торакны бушатуларын таләп итеп карар чыгарса да,  алар карарны үтәргә ашыкмаган. Төрле сәбәпләр табып вакытны суза килгәннәр. Суд приставлары хокук бозучыларга берничә кат кисәтү ясаган.  Йортны  чын хуҗаларына кайтармаган очракта,  суд алдында  җавап тотарга кирәк булачагы турында  белдергән.  Шушы кисәтүләрдән соң гына, өч ел буена чит фатирда яшәргә мәҗбүр булган гаилә  үз йортларының ачкычын кулга төшерү бәхетенә ирешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев