Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Очрашуга килгән егет кызны талап чыкан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең "Ямашевский" полиция бүлегенә 20 яшьлек кыз мөрәҗәгать итеп, Чистай урамында урнашкан йортта фатирга кереп торуы һәм билгесез адәмнең бу фатирны талавы турында хәбәр итә. Моңа кадәр зыян күрүче Интернет челтәрендәге танышу сайтларының берсендә үзенең анкетасын урнаштырган була. Билгеле бер вакыттан соң биредә...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең "Ямашевский" полиция бүлегенә 20 яшьлек кыз мөрәҗәгать итеп, Чистай урамында урнашкан йортта фатирга кереп торуы һәм билгесез адәмнең бу фатирны талавы турында хәбәр итә.

Моңа кадәр зыян күрүче Интернет челтәрендәге танышу сайтларының берсендә үзенең анкетасын урнаштырган була. Билгеле бер вакыттан соң биредә аңа бер егет мөрәҗәгать итә һәм күрешергә тәкъдим итә. Кыз ризалаша, һәм алар телефон номерларын алыша. Шалтыратышканнан соң, кыз егетне үзенә чакыра.

Ишек бусагасын атлап керү белән, кунак пычак белән кызга яный башлый һәм бөтен бүлмәләрне карап чыгып, 2 телефон, телевизор һәм 6 мең сум акча үзләштереп, качып китә.
Фатирга килгән полицейскийлар җинаять урынында кул эзләренә тап була. Нәтиҗәдә, оперативниклар шикләнелүченең кемлеген тәүлек эчендә ачыклый һәм 25 яшьлек казанлыны тоткарлый.
Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсендә каралган җинаять сыйфатлары ("Талау") буенча җинаять эше кузгатылган, диелә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәрендә.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талау

2
X