Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Профессорны ришвәт өчен колониягә җибәрәләр

58 яшьлек профессор 23 студенттан гыйнвар-февраль айларында белемнәрен тикшереп тормыйча гына билге кую өчен шундый бүләк алган. Энергетика университеты профессоры кесәсен шул рәвешчә 94 мең сумга калынайткан. Профессор гаебен танымаган. Аны сак астына алганнар. Суд профессорга 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итеп, җәзаны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәү һәм дәүләт файдасына...

58 яшьлек профессор 23 студенттан гыйнвар-февраль айларында белемнәрен тикшереп тормыйча гына билге кую өчен шундый бүләк алган.

Энергетика университеты профессоры кесәсен шул рәвешчә 94 мең сумга калынайткан. Профессор гаебен танымаган. Аны сак астына алганнар. Суд профессорга 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итеп, җәзаны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәү һәм дәүләт файдасына 800 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарган.

Бу хакта "Әлмәт таңнары" сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт