Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Руль артында тоткарланган лениногорскилы үзенең исерек булуына үзе ышанмаган

18 ноябрьдә Лениногорск җәмәгать судьясы, исерек хәлдә руль артына утырган 34 яшьлек лениногорскилының административ эшен карады.

Ир кеше дәүләт автоинспекторлары тарафыннан үз автомобиле руле артында тоткарланган. Суд утырышында каралган эш материалларыннан күренгәнчә, 23 октябрьдә иртәнге сәгать өчтә Лермонтов урамы буенча 48 нче йорт янында  аны юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре туктаткан. 

Йөртүченең спиртлы эчемлек кулланган булуы үз-үзен тотышыннан, тышкы кыяфәтеннән күренеп торса да,  ул саламга тотынып суга батмый калырга тырышучы сыман, үзенең аеклыгын төрлечә исбатларга тырышкан. Алкотестерга өрүдән дә,  медицина тикшерүеннән дә баш тарткан. Әмма инспекторларда да, әлеге очракның шахиты булган  кешеләрдә дә машина белән идарә итүченең исерек булуы шик тудырмаган.

Әлеге эшнең барлык шартларын исәпкә алып, судья ир кешене административ хокук бозуда гаепле дип таныды. Гаепләнүче 30 мең сум штрафка тартылды һәм 1 ел да 6 айга йөртү хоккукыннан мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев