Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Сезнең участок инспекторы

Куйбышев урамында урнашкан 4 нче терәк пунктында әлеге участокта яшәүчеләр өчен участок инспекторлары белән очрашу үтте. Мондый чаралар эчке эшләр бүлеге өчен традициягә әйләнде. Квартал саен үткәрелеп, алар хокук сакчылары һәм гражданнар арасында элемтә урнаштырырга ярдәм итә. Халык сорауларына җавап бирергә, аларның үтенечләрен тыңларга муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова,...

Куйбышев урамында урнашкан 4 нче терәк пунктында әлеге участокта яшәүчеләр өчен участок инспекторлары белән очрашу үтте. Мондый чаралар эчке эшләр бүлеге өчен традициягә әйләнде. Квартал саен үткәрелеп, алар хокук сакчылары һәм гражданнар арасында элемтә урнаштырырга ярдәм итә.



Халык сорауларына җавап бирергә, аларның үтенечләрен тыңларга муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова, полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Илшат Гыйльманов, полициянең участок уполномоченныйлары начальнигы Салават Гарипов һәм 4 нче терәк пункт участковые Александр Головач килде.
Җыелышны криминаль хәл турындагы чыгышы белән Илшат Гыйльманов башлады. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы кварталда урлау һәм машина куып китү кебек җинаятьләрнең кинәт артып китүе, ә кеше үтерү һәм кеше сәламәтлегенә зыян китерү кебекләренең кимүе күзәтелә. Мошенниклар белән бәйле җинаятьләрнең күп булуы да борчуга сала.
4 нче терәк пунктының эшчәнлеге турында Александр Головач сөйләде. Ул 156 йорттагы тынычлык өчен җаваплы. Узган 5 айда бу участокта 36 җинаять теркәлгән. Шуларның 26сы ачылган. Участковыйлар төрле төрдәге оператив-профилактик чаралар үткәрә, притон оештыручы фатирлар һәрдаим аларның контролендә тора. 10 нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе вәкилләре белән берлектә, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган гаиләләр буенча рейдлар үткәреп, балаларына төрле төрдәге ярдәм күрсәтәләр.

Җыелышка килгән халык хокук сакчыларына, хакимият вәкиленә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, борчыган мәсьәләләре турында сөйләде. Нигездә, аларны подъезд төбендә сыра эчүче яшьләр, законсыз рәвештә куелган машиналар борчый. Үз участок инспекторына рәхмәт әйтүчеләр дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция