Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Шәһәр судында Лениногорск кибетләреннән вак-төяк урлауларда гаепләнүче Бөгелмә кешесенең эше каралды

Гаепләнүче кибет хезмәткәрләре һәм башка затлар тарафыннан игътибар булмавыннан файдаланып, Лениногорскида кибет киштәләреннән товар урлаган.

  Кибет хезмәткәрләре локаль инвентаризация үткәргәндә, видеокүзәтү камерасындагы язмалары буенча  әлеге урлашу очракларын ачыклаганнар.  З. ның  вак-төяк әйберләрне түләмичә яшертен генә  кибеттән алып чыгуы  7000 сумнан артык зыян китергән.

Моңа кадәр инде күп тапкырлар хөкем ителгән  З.,  бу  юлы чит кеше милкен  урлауның  тагын дүрт эпизоды буенча җинаять җаваплылыгына тартылды.

Суд утырышында хөкем ителүче барлык эпизодлар буенча да гаебен  тулысы белән таныган һәм үзенең мохтаҗлыктан урлашырга мәҗбүр булуын әйткән. Кибеткә үзеннән килгән зыянны тулысы белән каплаган.

 З.гаебен танудан тыш,  аның гаебе зыян күрүченең вәкиле һәм шаһитлар күрсәтмәләре, шулай ук җинаять эше материаллары белән дә расланган.

Лениногорск шәһәр суды З.ны, РФ Җинаять кодексының 158 нче  маддәсендә каралган  җинаятьләрнең дүрт эпизоды  буенча гаепле дип тапты һәм аңа 15000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Хөкем карары әлегә  законлы көченә кермәгән һәм Татарстан Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев