Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Штраф җәзасы- иреген чикләүгә алышынган

Лениногорск суды кылган җинаяте өчен штрафка тартылуга хөкем ителүченең җәзасын- иреген чикләүгә алыштырды.

 Хөкем карарының үзгәртелүенә 55 яшьлек ир кешенең суд тарафыннан элек чыгарылган карарга битараф калуы сәбәп булды.

Моннан берникадәр вакыт элек ир кеше урлауда гаепләнеп хөкем каршына баскан.  Аны гаепле дип тапканнар һәм штраф рәвешендә җәза билгеләгәннәр. Суд приставлары кузгаткан  башкарма эш буенча ул бурычын ирекле тәртиптә түләргә тиеш булган. Суд карарын үтәү турындагы документлар бурычлы кешегә аның пропискасы буенча җибәрелгән, әмма документлар суд приставларына кире кайтарылган. Ир  кешенең күрсәтелгән адрес буенча яшәмәгәнлеге ачыкланган.  Полиция  хезмәткәрләре  аны эзләп тапканнар һәм штрафның башка төр җәзага  үзгәртелергә мөмкинлеге турында кисәткәннәр. Әмма  ир кеше  профилактик әңгәмәләргә дә, кисәтүләргә дә  игътибар бирмәгән,  судның  гуманлылыгына һәм үзенең бәхет йолдызына өметләнгәндер күрәсең, акча эшләргә ашыкмаган. Нәтиҗәдә, янә хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән. Бу юлы суд  аңа дәүләт кеременә хезмәт хакының 5 процентын тотып калып,  4 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев