Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Сигез миллион сумга алданган

Октябрьский шәһәрендә 51 яшьлек ир үзен алдап, банктан акча алдырган кешене эзләүне сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.

 

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең башлангыч мәгълүматлары буенча, зыян күргән кешенең кесә телефонына бер кыз шалтыраткан һәм үзен банк хезмәткәре итеп таныштырган.

Ул мошенникларның аңа кредит рәсмиләштерергә омтылуын белдергән. Кыз аңлатканча, мошенниклык операцияләрен булдырмас өчен зыян күрүчегә максималь суммага кредит рәсмиләштерергә һәм кыз әйткән исәпкә күчерергә кирәк. Аннары банк акчаны түли һәм зыян күрүче үзен мошенниклык гамәлләреннән коткара, имеш.

Зыян күрүче банкка барып, 4 миллион сумга якын кредит рәсмиләштергән. Аннары ул "банк хезмәткәре" күрсәткән исәпкә күчергән, үзе алган кредитны имзасы һәм мөһере белән түләү турында хәбәр-фото алган. Тик кыз моның белән генә тынычланмаган һәм алдап бу кешедән тагы шул күләмдә акча алдырган...

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза Кызыл таң.

http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X