Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Суд Лениногорск районара тикшерү бүлеге башлыгын кулга алды

 Казанның Яңа Савин районы суды Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлеге башлыгы Алексей Ивановны кулга алды.

 

Ткшерү версиясе буенча, узган елның июлендә 38 яшьлек Алексей Иванов җинаять эше фигурантларының берсе булган адвокаттан 4 миллион сум акча алган. Моңа алмашка ул аның яклаучысына белдерелгән гаепне «йомшартырга» вәгъдә иткән.

Иванов шушы ук схема буенча шул ук адвокаттан тагын 3 миллион сум акча алырга ниятләгән.

Ведомствоның район бүлекчәсе башлыгын бүген ришвәт сыйфатында 1,5 миллион акча алган вакытта тоткарладылар. Шуннан соң Иванов биләгән вазифасыннан азат ителде һәм аңа карата «Ришвәт алу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Прокурор Ивановны ике айга сак астына алу турында судка үтенеч юллады.

Ивановның адвокаты аңа карата йомшаграк чикләү чарасы билгеләүне сорады. Аның әйтүенчә, Тикшерү комитеты бүлекчәсенең элеккеге башлыгы үзенең кечкенә балалары хакына шундый адымга барган. Адвокат Ивановның тикшерү эшенә аяк чалырга җыенмавын, эш урынында яхшы яктан бәяләнүен искәртте.

Әмма суд дәүләт гаепләүчесе үтенечен хуплады – Лениногорск районара тикшерү бүлеге башлыгы 18 апрельгә кадәр тикшерү изоляторына озатылды. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев