Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Суд тарафыннан билгеләнгән җәза тәртибен даими бозган лениногорскилыны янә хөкем иттеләр

Хокук таләпләренә карата битарафлык күрсәтү юньлегә илтми.

 

Шушы көннәрдә, үзенә суд тарафыннан шартлы рәвештә билгеләнгән җәза тәртибен даими бозган лениногорскилыны янә хөкем иттеләр.

Лениногорск суды, автомобиль урлаган өчен хөкем ителгән затка карата шартлы хөкем ителүне бетерү турында, җинаять-башкарма инспекциянең күрсәтмәсен карады.

2021 елның сентябрендә суд карары нигезендә лениногорскилы 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, шулай ук зыян күрүчегә китергән матди зыянны да кайтарырга тиеш булган. Әмма хөкем ителүче берничә тапкыр җәза үтәү тәртибен һәм шартларын бозган, зыян күрүчегә түләү турында уйлап та карамаган. Аның белән бу турыда үткәрелгән профилактик әңгәмәләр, кисәтүләр дә  уңай нәтиҗә бирмәгән.

Хөкем ителүче  үзенә карата чыгарылган карарны даими бозган өчен, суд  аны шартлы хөкем итүне кире какты һәм  2 елга ирегеннән мәхрүм итеп, колония-поселениегә җибәрү җәзасы билгеләде.

Карар  әлегә законлы көченә кермәде һәм Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X