Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Талаша башлаган кызны егете машина астына төртеп керткән

Ир-атка карата җинаять эше ачканнар

 

10 октябрьдә Мәскәүнең Киев вокзалы янында бер кызны электробус астына этеп җибәрәләр, ул һәлак була, дип яза rusvesna.su сайты.

Егете белән сүзгә килү аркасында яшь кызның гомере шулай тиз һәм аянычлы өзелә. Видеокүзәтү камераларында күренгәнчә, әлеге ызгышны кыз башлый. Ул ир-егеткә суга, тегесе кыз яныннан читкәрәк китә, соңыннан аңа «җавап» бирергә тели булса кирәк, кызны машиналар йөри торган юлга таба этеп җибәрә. Нәкъ шул мизгелдә тукталышка электробус килеп туктый. Кыз аның арткы тәгәрмәчләре астына эләгә.

Кызны коткарып кала алмаганнар, ул вафат булган. Ир-атка карата җинаять эше ачканнар.

Расланмаган мәгълүматларга караганда, ир-егет тә, хатын-кыз да Азәрбәйҗан кешеләре.

Чыганак: Интертат

 http://agryz-rt.ru/news/faiga/talasha-bashlagan-kyzny-egete-mashina-astyna-trtep-tergn

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X