Заман сулышы

Татарстанда 9 айлык сабыйны кыйнап үтергәннәр

6 августта Казанда Н.Фәттах урамындагы бер йортның фатирында кыйнау эзләре һәм баш мие җәрәхәте рәвешендәге көч кулланып үлү билгеләре булган 9 айлык кыз бала мәете табылган.

Әлеге факт буенча "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, 5 августта кызның әнисе янына кунакка танышы килгән. Ханым аны бала белән утырып калуын сорый, үзе кибеткә чыга. Бу вакытта кыз көйсезләнә башлый, шуннан соң ир-ат аны кыйный. Өенә кайткач, ханым баланың тәнендә җәрәхәтләр таба, тик медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итми. Нәтиҗәдә, берничә сәгатьтән кыз үлә.  

Тулырак: http://www.tatpressa.ru/news/345130.html    

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26141

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: