Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда автобусларда һәм кибетләрдә битлек кимәүчеләргә җәза бирү тәртибе билгеле

Татарстанда яшәүчеләр 20 апрельдән алып җәмәгатьчелек транспортында һәм кибетләрдә битлек яки респиратор кияргә тиеш. Хокук бозучыларга беркетмәләрне үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен җәза бирергә хокуклы шул ук ведомстволар вәкилләре төзиячәк. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

 

«Хокук бозучыларны Эчке эшләр министрлыгы, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, шулай ук Татарстан Президентының 224 номерлы Указы буенча башкарма хакимият органнары һәм вазифаи затлар исемлегенә кергән органнар җәза бирә ала. Алар РФ КоАП 20.6.1 маддәсе буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле. Алар, таләпләрнең үтәлүен тикшерү өчен, автобуслар һәм кибетләргә керергә мөмкин», — дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X