Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда берәү 105 мең сумга экстрасенс белән элемтәгә кергән

Хатын-кызга, бозым аларга да күчмәсен дип, якыннарына һәм туганнарына сеанслар турында хәбәр итмәскә кушканнар.

Бөгелмәдә яшәүче бер хатын-кыз телетапшырудагы экстрасенслар белән элемтәгә кереп, 100 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«56 яшьлек хатын полициядә телевизордан экстрасенс ярдәме программасын күрүе турында сөйләде. Ул анда тәкъдим ителгән хезмәтләрдән файдаланырга булган һәм күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан», – дип сөйләделәр полициядә.

Оператор үзен экстрасенс ярдәмчесе дип әйткән, ул клиентның шикаятьләрен тыңлаган. Аннан заказчының проблемалары берничә этапта хәл ителәчәк дип вәгъдә иткән. Әмма баштан алар өчен түләргә кирәклеген әйткән.

Хатын-кызга, бозым аларга да күчмәсен өчен, якыннарына һәм туганнарына сеанслар турында хәбәр итмәскә кушканнар. Аферистлар белән бер атна аралашу эчендә хатын-кыз 105 мең сум акчасыннан колак каккан. Ә тегеләр шуннан соң элемтәгә чыкмый башлаган.

Әлеге факт нигезендә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев