Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда бер ир-ат Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүдә гаепләнә

Татарстанда бер ир-ат Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүдә гаепләнә. Тикшерүчеләр аның җинаять кылуын раслаучы дәлилләр туплаган.

 

31 яшьлек ир-атка карата “Үтерү”, “Талау”, “Гадел хөкемгә һәм башлангыч тикшерү үткәрүгә комачаулау” маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Аның 2020 елның 17 сентябрендә Аксубай бистәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, 89 яшьлек пенсионер әбинең йортына кереп, аннан акча таләп итүе ачыкланган. Әбекәй аңа 85 мең сум акчасын биргән. Әмма ул моны азсынып, әбине буган һәм башына үтүк белән бәргән. Ветеран шундук һәлак булган.

Суд җинаятьчене 20 еллык төрмә җәзасына хөкем иткән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/71492/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев