Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда бер түрәнең хатыны иренә әйтмичә 1,5 млн сумлык кредит алган: тикшерү бара

Татарстанда бер түрәнең хатыны, иренә әйтмичә генә, 1,5 млн сумнан артык кредит алган. Бу хакта коррупциягә каршы тикшерүдән соң билгеле булган

 

Татарстанда бер түрәнең хатыны, иренә әйтмичә генә, 1,5 млн сумнан артык кредит алган. Бу хакта коррупциягә каршы тикшерүдән соң билгеле булган, дип хәбәр итә ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов.

Бизнес Онлайн басмасы язуынча, хатыны иренә хәбәр итмичә генә, кредит алган, ә түрә бу мәгълүматларны кирәкле документларда һәм декларацияләрдә чагылдырмаган. Идарә хезмәткәрләре, үз чиратларында, банк оешмаларына тиешле запрос ясап, алынган мәгълүматларны гаилә башлыгына җиткергән.

"Аның күзләре шундый иде, ул: "Мин бу хакта белми идем!" диде", - дип китерә ир-атның сүзләрен Рәхимов. Түрәнең исеме аталмый. «Без хәзер тикшерү үткәрәбез», - дип өстәгән баш киңәшче.

Аның сүзләренчә, бу елның 9 аенда аларда 44 тикшерү үткәрелгән, шулар нәтиҗәләре буенча 6 кеше вакытыннан алда вазыйфаларын башкарудан азат ителгән.

Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларга (ягъни министрларга, дәүләт хакимияте җитәкчеләренә) шул ук чорда өч тикшерү уздырылган, алар нәтиҗәләре буенча дисциплинар җәза билгеләнгән.

Фото: pixabay.com/ru

Тулырак: matbugat.ru

http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/tatarstanda-ber-trne-khatyny-iren-ytmich-15-mln-sumlyk-kredit-algan-tiksher-bara

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев