Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда беренче тапкыр коронавируска тест ясамаган туристка штраф салганнар

Дәүләт хезмәтләре порталында Covid-19 авыруына тест нәтиҗәләрен күрсәтмәгән кешене беренче тапкыр Татарстан суды хөкем итте.

Хокук бозучыны 7,5 мең сумга штрафка тартканнар. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Кичә Чаллы суды утырышы узды. Анда Россия баш дәүләт санитар табибының Россиягә кайтканнан соң өч көн эчендә яңа коронавирус йогышына тикшерү өлешендә карарын үтәмәгән өчен без биргән беренче эшне карадылар. Ул тикшерелде һәм суд закон бозучыны административ хокук бозулар турында кодексның 6.3 маддәсендәге 2 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул итте», — дип билгеләп үтте Авдонина.

Аның сүзләренә караганда, хокук бозучыга 7,5 мең сум штраф салынган. Әлеге маддә буенча штраф 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр каралган.

«Бүгенге көндә безнең судларда тагын 16 шундый эшне тикшерәселәре бар», — диде ул.

Авдонина штрафны түләү өчен закон бозучыга 90 көн бирелүен әйтте. Түләмәгән очракта, аңа читкә чыгу тыелачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X