Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда дүрт ир-атның үзара аңлашуы үлем белән төгәлләнгән

Чаллыда дүрт ир-атның үзара аңлашуы үлем белән төгәлләнгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Кан коешлы аңлашу 8 апрельдә иртән ЗЯБ бистәсендә булган. Ике бертуган 29 һәм 26 яшьләрдәге туганнан-туган энеләрен аңлашуга чакырган. Алары да буш кул белән килмәгән - бейсбол битасы һәм чүкеч алганнар. Бәрелешүдә ир-атларның берсе үлгән, тагын берсен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Җинаятьтә шикләнелеп, 45 яшьлек Сергей Леоненко тоткарланган. Ул җинаятькә катнашы барлыгын өлешчә генә таныган. Тоткарланучы берьюлы ике маддә – “Үтерү” һәм “Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерүгә омтылыш” буенча шикләнелә.

 

чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich%D0%A0%D0%88%D0%B2%E2%80%9E%D1%9E-b%D0%A0%D1%9E%D0%A0%E2%80%A1gen-irt%D0%A0%D0%88%D0%B2%E2%80%9E%D1%9Eg%D0%A0%D0%88%D0%B2%E2%80%9E%D1%9E/challyda-drt-ir-atny-zara-alashuy-lem-beln-tgllngn

фото:https://go.mail.ru/search_images?rf=11956636&fm=1&gp=800000&q=%D0%B1%D0%B5%D0%B9%D1%81%D0%B1%D0%BE%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%B0%D1%8F%20%D0%B1%D0%B8%D1%82%D0%B0%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=8782961924047033144

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев