Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда имамның эзсез югалуы уңаеннан җинаять эше кузгатылды

Татарстанда Саранскидан Казанга кайту юлында эзсез югалган Сөләймән Зариповны эзлиләр. Ул - "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, заманында Россия Ислам университеты проректоры булып хезмәт куйган иде. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "а" пунктына туры килгән җинаять билгеләре буенча (ике һәм аннан...

Татарстанда Саранскидан Казанга кайту юлында эзсез югалган Сөләймән Зариповны эзлиләр. Ул - "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, заманында Россия Ислам университеты проректоры булып хезмәт куйган иде.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "а" пунктына туры килгән җинаять билгеләре буенча (ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү) эш кузгатылды.
57 яшьлек сөләйман Зарипов 7 февральдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 62 яшьлек танышы белән үзенең Тoyota Corolla машинасында Саранскидан Казанга юл ала. Юл уңаенда алар Буа районы Иске Суыксу авылындагы мәчеткә кереп намаз укып чыга. Шуннан Буага таба юлларын дәвам итәләр. Икенче көнне Toyota Corolla машинасы Буада табыла. Ир-атларның кайдалыгы турында мәгълүмат юк.
Чыганак: http://intertat.ru/tt
Җинаять эшен тикшерү, югалган ир-атларны эзләү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев