Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда исерек хатын ике яшьлек улын буып үтермәкче булган

Җәлил бистәсендә яшәүче хатын-кыз ике яшьлек улын үтерергә омтылуда гаепләнә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

 

Тикшерү фаразы буенча, бу хәл быел гыйнвар аенда булган. Бала ашап утырган вакытта аның исерек әнисе малайны муеныннан эләктереп буа башлаган. Баланы аның үги әтисе коткарып калган.

Бу очрак буенча «Кече яшьтәге баланы үтерүгә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын үз гаебен өлешчә таныган. Хәзер ул сак астында. Җинаять эшен алга таба карап тикшерү өчен судка җибәргәннәр. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев