Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда пошины һәм аның ике кечкенә баласын үтергән браконьерларны эзли

Татарстанда пошины һәм аның ике кечкенә баласын үтергән браконьерларны эзлиләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

Ана поши һәм аның ике баласының калдыклары Шәле-Саескан тавы трассасының 30нчы чакрымында, машиналар хәрәкәт итә торган урыннан ерак түгел җирдә табылган. Браконьерлар хайваннарны төнлә үтергән, дип фаразлана.

Алдан исәпләүләр буенча, җинаятьчеләрнең гамәлләреннән килгән зыян 880 мең сум тәшкил иткән.

Дәүләт комитетында әлеге җинаять кылуга катнашы булган кешеләрне, яки башка мәгълүмат белүчеләрне 8-843-211-66-94 телефоны аша хәбәр итәргә сорыйлар.

 

Фото: https://pixabay.com/ru

https://tatar-inform.tatar

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев