Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда яшәүче күп балалы ана суд каршына басачак

Татарстанда яшәүче күп балалы ана суд каршына басачак. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

Тикшерү фаразлаганча, 2020 елның җәендә республиканың Тәтеш районы Вожжи авылындагы өч баласы булган 25 яшьлек әни кеше биш һәм дүрт яшьлек сабыйларын даими рәвештә кыйнаган һәм тәннәрендә тәмәке төпчеген сүндергән.

Балаларның тәнендә пешкән һәм кыйналган эзләрне әбиләре күреп ала. Ул - табибларга, ә табиблар, үз чиратында, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Балаларны социаль приютка алалар, ә хатын-кызга тикшерү вакытында чыгып китмәү турында белешмә бирелә . Ваемсыз әни кешегә карата «Газаплау» маддәсе буенча гаеп белдерелгән.


 https://tatar-inform.tatar/news/incident/09-09-2020/tatarstanda-yash-che-k-p-balaly-ana-sud-karshyna-basachak-5769826

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев