Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Түбән Камада яшәүче бер ир-ат улын балта белән чабып үтермәкче булган

Түбән Камада яшәүче ир-атны үз улын балта белән чабып үтерергә омтылуда гаеплиләр.

Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү фаразы буенча, әлеге хәл узган елның ноябрендә булган. Ир-ат өйдә 14 яшьлек улына ташланган. Ул яшүсмергә берничә тапкыр балта түтәсе, аннары балта йөзе белән кул чугына суккан.

Бу хакта яшүсмернең әнисе хокук саклау органнарына ире белән аерылышканнан соң гына быел март аенда хәбәр иткән.

Ана кеше гариза биргәннән соң, үтерүгә омтылыш буенча  җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен өлешчә таныган һәм улын үтерергә җыенмавын аңлаткан. Ир-ат тоткарланган, тиздән тикшерү аны сак астына алу буенча судка мөрәҗәгать итәчәк. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев