Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Телефон аша микрозайм рәсмиләштергән лениногорскилы мошенниклар тозагына эләккән

Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла дип кабат-кабат искә төшереп тора иде телевизордан бер реклама. Бу барлык төр бурычларга кагыла, билгеле.

Лениногорскида яшәүче  К. берьюлы берничә  микрофинанс оешмасына  телефон аша кечкенә займ алырга теләп мөрәҗәгать  иткән. Бу оешмалар аның соравын канәгатьләндергән, акча биреп торырга булганнар. Әмма  К. бераз уйлангач,  матди хәленең  зур процентлы займ алырлык кискен булмаганлыгын аңлаган һәм тынычлап йоклауны кулайрак күргән, займны алмаган.  

 Социаль челтәрләрдә хәзер еш кына бурычлар барлыгы-юклыгын тикшереп карау мөмкинлеге биргән сылтамалар була. Бернинди дә бурычы юклыгына ышанган хәлдә, вакыт уздырыр өчен генә К. да беркөнне  үзен тикшереп карарга уйлаган. Һич көтмәгәндә ул үзенең бер микрокредит оешмасына  бурычлы булуын күргән. Бер мәлгә бу  хәлдән югалып калса да, үзен тиз кулга алып, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән, үзенең мошенниклык корбаны булуын әйткән.  Ә эчке эшләр бүлегендә әлеге очракка ачыклык керткәннәр. К. ның мошенникларга юлыгуы нәкъ менә  озын-озак уйламый,  телефон аша микрозайм рәсмиләштерүенән килеп чыккан.  Мошенниклар чит кеше акчасын үзләштерүнең  йөзләгән ысулын  белә.  Бу юлы да,  акчаларны  хуҗасы  алмагач, форсаттан файдаланмый калмаганнар. Акча, кредит алу, кредит бирүче белән йөзгә - йөз очрашуны таләп итүче гамәлләр.  Микрозайм рәсмиләштергәндә дә бу турыда  хәтердән чыгарырга  ярамый.  Телефон мошенниклыгы гөрләп чәчәк аткан заманда аеруча уйлап эшләргә  кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев