Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Терроризм акты турында ялган хәбәр тараткан өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Терроризм акты янау үсү сәбәпле, хокук сакчылары гражданнарны уяу булырга һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләр турында хәбәр итәргә чакыра. Урамда шикле әйберләр күрсәгез112 телефоны аша коткаручыларның бердәм хезмәтенә, 02 - полициягә, 052 - аноним криминаль мәгълүмат бюросына шалтыратырга кирәк. Әмма шул ук вакытта "телефон терроризмы" да киң үсеш алды....

Терроризм акты янау үсү сәбәпле, хокук сакчылары гражданнарны уяу булырга һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләр турында хәбәр итәргә чакыра. Урамда шикле әйберләр күрсәгез112 телефоны аша коткаручыларның бердәм хезмәтенә, 02 - полициягә, 052 - аноним криминаль мәгълүмат бюросына шалтыратырга кирәк.
Әмма шул ук вакытта "телефон терроризмы" да киң үсеш алды. Массакүләм мәгълүмат чаралары кайдадыр кешеләрне эвакуацияләргә туры килүе, вокзалда, уку йортларында шартлаткычлар кую турында хәбәрләрне тикшерү өчен күп көч куелу турында беләбез. Нәтиҗәдә кешеләрнең гадәти тормыш агышы бозыла, кеше бик нык дулкынлана, хокук саклау органнары да агымдагы бурычларны үтәми, көчне кирәкмәгәнгә сарыф итә һәм шул ук вакытта салым түләүчеләрнең күпме акчасы түгелә.

Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 207нче статьясына ярашлы рәвештә шартлату, ут төртү яки кеше үлеменә китерүче гамәлләр турында ялган хәбәр итүчеләргә карата 200 мең сумга кадәр штраф каралган.

Тулырак мәгълүматны http://www.zakonrf.info сайтыннан укып белергә була.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined