Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әти белән әнисен ерткычларча тукмаган...

Бу коточкыч хәл Ырынбур өлкәсендә булган. 23 яшьлек егет 55 яшьлек әтисе белән әнисеннән акча сораган. Әмма алары бирмәгән. Аннары егет өйгә утын пүләне алып кереп, аларны ерткычларча тукмаган һәм чыгып киткән.

 

Ир белән хатынны мәктәптән кайткан кызлары тапкан. Ул шунда ук ашыгыч ярләм машинасы чакырткан. Бирегә килгән табиблар зыян күрүчеләрне дәваханәгә алып киткән. Хатынны реманимация бүлегенә салганнар. Арытаба бирегә хокук сакчылары килеп җиткән. Алар шул ук көнне егетне тоткарлаган.

Гаилә башлыгы сүзләре буенча, аның улы наркотик куллана һәм шуны алыр өчен әти-әнисеннән акча таптыра. Хәзер егеткә 5 елга якын төрмә яный, дип яза Кызыл таң.

 

 http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев