Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әти кеше улы белән үзен шартлатмакчы булган

Ютазы районында яшәүче 28 яшьлек Андрей Никифоров, янгын оештырып, үзен дә, кечкенә улын да шартлатмакчы булган. 14 ноябрь көнне ул, аек булмаган хәлендә әнисенә шалтыратып, үзен-үзе шартлатырга җыенганын хәбәр итә. Шалтыратканнан соң, ир-ат дачасына юл тота. Анда 80 литрлы пропан тутырылган газ баллонын ачып, ут төртә, дип хәбәр итә Тикшерү...

Ютазы районында яшәүче 28 яшьлек Андрей Никифоров, янгын оештырып, үзен дә, кечкенә улын да шартлатмакчы булган.
14 ноябрь көнне ул, аек булмаган хәлендә әнисенә шалтыратып, үзен-үзе шартлатырга җыенганын хәбәр итә.
Шалтыратканнан соң, ир-ат дачасына юл тота. Анда 80 литрлы пропан тутырылган газ баллонын ачып, ут төртә, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.Шартлаудан түбә җимерелеп, янгын башлана. Бары тик могҗиза белән генә, үз көче белән йорттан чыгып, бала бу мәхшәрдән котыла. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, зыян күрүчеләрне хастаханәгә озата.
Бу факт буенча ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев