Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Тикшерүләр – һәр тармакта

Лениногорск шәһәр прокуратурасы 2012 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Анализдан күргәнчә, шәһәр һәм районда җинаятьләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5,3 процентка арткан, ә республика буенча 4,4 процентка кимү күзәтелә. Үсеш авыр булмаган җинаятьләр санына туры килә. Прокуратура эшчәнлегендә мөһим юнәлеш - җирле үзидарә органнарының, оешма, учреждениеләрнең...

Лениногорск шәһәр прокуратурасы 2012 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә йомгак ясады.



Анализдан күргәнчә, шәһәр һәм районда җинаятьләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5,3 процентка арткан, ә республика буенча 4,4 процентка кимү күзәтелә. Үсеш авыр булмаган җинаятьләр санына туры килә.
Прокуратура эшчәнлегендә мөһим юнәлеш - җирле үзидарә органнарының, оешма, учреждениеләрнең законны үтәүләре буенча күзәтү үткәрү. Мәсәлән, муниципаль норматив хокук актларын тикшерү барышында, күп кенә җитешсезлекләр ачыкланды. Нәтиҗәдә, 24 авыл җирлеге башлыгы адресына, законны бозу очракларын бетерү максатында, беркетмәләр төзелде.
Җир мәсьәләләренә кагылышлы законнар җыелмасы үтәлешен тикшерү барышында узган чор эчендә 35 закон бозу очрагы теркәлгән. Урындагы 10 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган булса, 19ы - административ, 3се буенча судка дәгъва җибәрелде.
Бүгенгесе көндә дәүләтебез эшкуарлык эшчәнлегенә аеруча зур игътибар бирә. Лениногорск шәһәр прокуратурасы тарафыннан әлеге өлкәдә бу чор эчендә 32 җитешсезлек - закон бозулар ачыкланды. Эшмәкәрләр мәнфәгатен игътибарга алып, аның 30ы кире кагылды, 2 урындагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Быел хезмәткә үзвакытында түләүнең үтәлешен тикшерүгә зур басым ясалды. Ачыкланган закон бозулар буенча, 29 җитәкчегә административ эш кузгатылды. Хезмәт хокукларын бозудагы кимчелекләрне бетерүне таләп итеп, 32 эш бирүчегә беркетмә төзелде.
Бүгенге көнгә шәһәр предприятиеләренең хезмәт хакы буенча гомуми бурычлары 15миллионнан артып китә. Үз эшчеләренә "Горизонт" җәмгыятенең 13 миллионга якын бурычы булса, "Василек" җәмгыятенең - миллион ярымнан артыграк, "Лениногорье"ның - 516 мең сум бурычы бар.
Барлык белем бирү учреждениеләрендә лицензияләү, санитар-эпидемиологик хәл, белем бирүне оештыруның торышы тикшерелде. Тикшерү барышында Шөгер гомуми белем бирү мәктәбе, Иске Писмән, Керкәле мәктәбе директорларына беркетмә төзелде. Белем бирү системасында эшләүче 25 хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Районда укучыларны мәктәпкә махсус автобус белән йөртүче берничә гомуми белем бирү мәктәбендә законның үтәлеше тикшерелде, кимчелекләр ачыкланып, мәгариф идарәсе начальнигына беркетмә төзелде. Бу тармак буенча 13 тикшерү үткәрелеп, барлыгы 68 җитешсезлек очрагы ачыкланды, материаллар буенча тиешле чаралар күрелде.
Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компанияләрендә законлылыкны үтәү - иң кыен мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Бу тармак буенча шәһәрлеләрдән бик күп шикаять, гаризалар керде. Тикшерү барышында кайбер йортларда җылылык энергиясе өчен түләүдә нигезсез нормативлар кулланылуы ачыкланды. Әлеге йортта яшәүчеләр белән кабат исәп-хисап ясау мәсьәләсе куелды, гаепле кешеләр җавапка тартылды.
Лениногорск шәһәр прокуратурасы кышкы-язгы чор башлануга халыкны һәртөрле бәла-казадан саклау максатында, түбәләрдән боз төшү, корылмаларның торышы буенча һәрдаим тикшерү үткәрә. Шушы үткән чор эчендә закон бозуның 5 очрагы теркәлеп, 7 беркетмә төзелде.
Шулай ук безнең тарафтан табигатьне саклау максатында закон үтәлеше тикшерелде. Экология буенча законны бозган 6 кеше дисциплинар җаваплылыкка, 6 урындагы зат административ җаваплылыкка тартылса, 6 дәгъва судка җибәрелде. Юл хәрәкәте иминлеге буенча закон үтәлешен бозган 4 очрак теркәлде. Нәтиҗәләрне карау барышында 4 беркетмә төзелеп, 9 шәхес дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Лениногорск шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан узган 6 айда гражданнарның 273 мөрәҗәгате каралды, шуның 70е канәгатьләндерелде, нигезле булмаган акт буларак 8се кичектерелде, 26сына беркетмә төзелеп, 794 дәгъва суд каравына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон