Заман сулышы

Тәлинкә ыргытып күзсез калдыра язган

Бу хәл республиканың Нурлат районында булган. Илюткино авылында 50 яшьлек ирне хатыны белән талашканнан соң хастаханәгә салганнар.


 

 

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 20 октябрь кичендә ханым исерек иренә тәлинкә ыргыткан. Зыян күрүченең уң күзе каты җәрәхәтләнеп, аны район үзәк хастаханәсенә салалар.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Хатын-кызны  тоткарлаганнар.

Фото:https://pixabay.com

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/tlink-yrgytyp-kzsez-kaldyra-yazgan

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: