Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Төлке урынына бер хатынны атып үтерү буенча җинаять эше туктатылды

Кайбыч районында, төлке дип белеп, бер хатын-кызны атып үтерү буенча җинаять эше туктатылды. Икенче суд утырышында шундый карар чыккан.

 

Кайбыч прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов «Татар-информ» хәбәрчесенә гаепләнүче һәм зыян күрүче якларның үзара килешүе турында әйтте.

«Прокуратура каршы килде, бер ел төзәтү эшләре рәвешендә җәза сораган иде. Барыбер зыян күргән як эшне туктатуны сорады, 1,3 млн сум мораль зыян кайтарылган. Суд карары буенча килешергәме, юкмы икәне әле хәл ителмәгән, киңәшләшәбез», — дип белдерде Фатыйх Хафизов.

Авылга төлкеләр бик еш килә, кош-кортларга тия дип, Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗановка берничә мәртәбә зарланганнар. Ул 7 декабрь көнне кич белән эштән кайтып, ике көпшәле унике калибрлы ау мылтыгын ала да ярдәмгә китә.

Авыл җирлеге башлыгы һәм ирле-хатынлы Вәлиуллиннар бакчада качып торып, төлкене атарга ниятли. Тик бу ният аяныч тәмамлана. Фидәил Нигъмәтҗанов төлке күзе дип, ут ялтыраган якка таба ике тапкыр аткан. Ә ул маңгаена фонарь куйган Диләрә булып чыккан. Ире Диләрәне хастаханәгә илтә, тик табиблар күп кан югалткан хатын-кызны коткарып кала алмый.

Җинаять эше 109 нчы маддәнең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча кузгатылган иде. Суд утырышы 16 мартта узган иде. Торак пунктта законсыз рәвештә корал белән атканы өчен, Фидәил Нигъмәтҗанов 40 мең сум штрафка тартылган. Шулай ук, аның мылтыгы алынган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев