Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Тәрбияче наркотиклар белән тотылган

Аңа хәзер 20 елга кадәр төрмә яный.


Балалар бакчасы тәрбиячесен наркотиклар яшергән вакытта тотканнар. Бу Түбән Новгород балаларына тәрбия бирүче 20 яшьлек ханым булган. Ул ялгызы гына булмый, кара эшне ахирәте белән бергә башкара. Аларның икесенең дә әлегә кадәр хөкем ителмәгән булулары билгеле.

Җинаять юлына басучыларның үзләрен һәм яшәгән урыннарын тикшергәндә яшерен урыннарга салыр өчен әзерләп куелган 200дән артык наркотиклы пакет табылган.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Икесенең дә кече яшьтәге балалары булу сәбәпле, яшь әниләрне әлегә йорт шартларында тоткынлыкта калдырганнар.

Бу хатыннарга 20 елга кадәр төрмә яный.
Фото: pixabay.com
https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/trbiyache-narkotiklar-beln-totylgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев