Төргәкләрнең бәясе: сигез ел колония лениногорскилыга яный
Шушы көннәрдә генә Лениногорскидагы бензин салу станцияләренең берсендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 16 яшьлек үсмер егетне наркотик матдәләр белән тотканнар.
Такси хезмәтен башкаручы “Лада” автомобиленең пассажир утыргычы астыннан 22 төргәк синтетик наркотик табылган. Тагын 5 төргәк егетнең үзе белән булган, тикшерү барышында аңарда барлыгы 29,49 грамм наркотик матдә булуы ачыкланган. Соңрак тагын 31,98 грамм синтетик наркотикны яшереп саклый торган урыннан табып алганнар. Яшереп саклау урыны Әлмәттән читтәрәк урнашкан яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларның берсендә булган.
Әле борын асты да кибәргә өлгермәгән ”наркодилер” ның сүзләре буенча, ул социаль челтәрдә интернет-кибет диспетчеры белән элемтәгә кергән. Диспетчер аңа “җиңел акча“ табу ысулы турында сөйләгән һәм егеттә бераз акча эшләп алу теләге уянган. “Эш” тәкъдим итүчеләрнең әйтүенчә, моның өчен әллә ни көч куярга да кирәкмәгән: егет алардан тыелган товарны күпләп алып китәргә, аннан кечкенә күләмле төргәкләргә бүлгәләп, яшерен урыннарга таратып чыгарга тиеш булган.
Закон тарафыннан тыелган эше өчен егеткә күпме акча вәгъдә итүләре билгесез, ә менә 8 ел колония инде яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев