Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Төрле алдау юллары белән кешеләрне төп башына утырткан лениногорскилы хөкем ителде

Лениногорск шәһәр суды тарафыннан 41 яшьлек ир-атка карата ике эпизод буенча хөкем карары чыгарылды.


Хөкем ителүче узган елның мартында узып баручы З.ның пакетына күзе төшә. Ә пакет эчендә матди кыйммәткә ия булган әйберләр була. Үзенең мәкерле ниятен тормышка ашырыр өчен җинаятьче үзен полиция хезмәткәре итеп таныта. Полиция булгач, тиешле документың булу кирәк бит. Документ урынына хәрби билетын файдалана.

Узып баручы З.дан документларын сорый, теге кеше янында документлары юк икәнен әйтә, барлык мәгълүмат телефонда, ди. Шуннан “полиция” хезмәткәре тикшерү үткәргән булып, пакетның эчен дә карарга өлгерә, анда кирәкле җиһазлар була. Хөкем ителүче пакетны ничек тә үзләштерергә тели. Аннан зыян күрүче З.дан телефон кодын сорый. Тегесе әйтеп бирә. Шуннан “полиция хезмәткәре” янәсе акт төзи, ручка белән кәгазь алып нидер язгалый. Шулай итеп тиз һәм җайлы гына телефонлы да, пакет эчендәге җиһазлы да була.

Бу ир-ат шулай мәкерле планын тормышка ашыруны дәвам итә. Узган ел июнь аенда балигъ булмаган Г. белән сөйләшкәндә, аның уку йортына бурычы бар икәнлеге беленә. Шул вакытта теге явызның акчаларны үзләштерү теләге кабына. Ул наркотикларның законсыз әйләнеше көрәше бүлеге хезмәткәре итеп үзен таныштыра. Хезмәткәр буларак үзен таныту өчен әлеге дә баягы хәрби билетны файдалана.

Теге студентны “тынычландыра”, янәсе үзенең таныш укытучылары аша сөйләшәчәк, укытучылар студентка яхшы билгеләр куячак һәм уку елын уңышлы гына тәмамлаячак. Әлбәттә, бу хезмәт түләүле икәнен әйтә, 3 мең 500 сум акча сорый. Теге студент әнисенә шалтырата, хәлне сөйләп бирә, әнисе аның картасына 4 мең сум акча күчерә. Студент картадан акчаларны алып,  3 мең 700 сумны “ярдәм итүчегә” тоттыра.

Суд барышында гаепләнүче ике очракта гаебен таныды. Ул элек тә хөкем ителгән булган. Суд аны 1 елга иректән мәхрүм итте, ул кырыс режимлы колониядә булачак.

Лениногорск шәһәр суды матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев