Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Урланган акчага яңа кием түгел, яңа хөкем карары ала

Лениногорск шәһәр суды, чит кешенең банк картасындагы акчаны үз максатларында тоткан лениногорскилыга хөкем карары чыгарды. Закон бозучы З. элегрәк инде берничә тапкыр хөкем ителгән булган

 Ул Лениногорск ишегалларының берсендә парковкага куелган җиңел машина янында акча янчыгы , аның янәшәсендә генә банк картасы табып алган. Янчыктагы документлардан аның кемнеке булуын ачыклаган. Табылган әйберләр З. ның танышы Б.ныкы булып чыккан. Ә менә  банк картасы башка кешегә рәсмиләштерелгән булу сәбәпле, З. танышына акча янчыгын гына биргән. 

Мәкерле планы буенча, ул банк картасындагы акчаны үз максатында тотарга ниятләгән. Берничә тапкыр кибетләрдә шул карта белән түләгән, ягулык салу станцияләрендә дә кулланган. Чит кеше картасыннан 8000 сум акча туздырган. Зыян күрүче Б. үзенең  әйберләре югалган көнне,  такси чакырткан булган. Акча белән картаны да шунда төшереп калдырдым дип уйлап,  такси йөртүчегә шалтыраткан, ә ул бу турыда берни дә белмәвен әйткән.

Озак та үтми, Б. ның картасыннан акча алынуы турында бер-бер артлы хәбәрләр килә башлаган. Ул картасын блокировкага куйдырган һәм полиция бүлегенә хәбәр иткән. Әлбәттә, чит кеше хисабына яшәүне бик яраткан З.га янә хөкем каршына басарга туры килгән.

Судта ул гаебен тулысы белән таныган,  аңа  шулай ук, китергән зыянны каплау да йөкләтелгән. Хөкем карары чыгарганда, аның  гаебен танып үзе килүе, канәгатьләнерлек характеристикалары да булуы исәпкә алынган. Суд гаепләнүчене 1 ел сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә хөкемгә тарткан.

 

Лениногорск шәһәр суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев