Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Урманнарга керү чикләнелә-янгын куркынычы югары

Республикада аномаль эсселек булу сәбәпле урманнарда янгын чыгу куркынычы югары. Урманчылар патрульләү эшен көчәйттеләр, Казанлыларга кайбер кайбер ял итү урыннарына керү дә чикләнергә мөмкин.

Ел башыннан алып республикада янгын куркынычы булган 694 урын теркәлгән, узган ел белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк. Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов әйтүенчә, Татарстан урманнарында 4нче класслы янгын куркынычы игълан ителгән. 14 нче майдан алып урманнарга кешеләр һәм транспорт керүе чикләнде. Аномаль эссе һава  әле 25 нче майларга кадәр сакланыр дип фаразлана, әгәр вәзгыять тагы да кискенләшсә, чикләнүләр дә катгыйлана төшәчәк. “Бөтенроссия статистикасы буенча урманнарда килеп чыккан ун янгын очрагының  тугызысына  кеше сәбәпче, әмма бездәге климатны исәпкә алсаң, урманнарда янгын чыгу  100% ка  кеше кулы белән эшләнә,- ди министр урынбасары. Урман инспекторлары тәүлек буена эшләү режимына күчерелде, урман массивларында  рекреацион йөкләнешле  янгын сүндерү техникасы әзерләп куелган."  Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар административ штрафка тартылачак. Физик затлар өчен ул 4 меңнән 5 меңгә кадәр, вазыйфалары булганнарга – 20 меңнән алып 40 меңгә кадәр, юридик затларга – 300 меңнән 500 меңгә кадәр җитәчәк. Әгәр янгын нәтиҗәсендә  урманга зыян салынган булса, РФ Җинаять кодексының 261 нче маддәсе нигезендә җавап тотарга туры киләчәк. Бу очракта штраф 500 меңнән 1миллионга кадәр җитәчәк.

 

https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев