Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Яңа туган баласын ташлап калдырган хатынны видеокүзәтү камерасы төшергән (видео)

Татарстан Тикшерү комитеты бер хатын-кызның яңа туган баласын кибет янында ташлап калдырганы төшерелгән видеоны күрсәтте. Кадрлар социаль челтәрдә чыкты.

 

Видеода хатын-кызның супермаркетны әйләнеп чыгуы һәм сабый салынган кара төстәге азык-төлек пакетын кибет артында  калдыруы күренә.

Тоткарланган 36 яшьлек хатын тулгагының көтмәгәндә урамда башлануы турында сөйләгән. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Хатын куаклар арасында бала тудырган. Ул кендек бавын өзгән, баланы пакетка салган һәм эш урыныннан ерак түгел урында калдырып киткән. Тиздән сабыйны кибет директоры тапкан», – дип сөйләде Шептицкий.

Аның мәгълүматлары буенча, хатын-кыз кияүдә, 8 һәм 10 яшьлек ике баласы бар. Тикшерүчеләр якын арада бу хатынга өй аресты рәвешендәге чикләү чарасын сайлауны сорап мөрәҗәгать итәчәкләр. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре һәм шаһитларны сораштыру бара.

tatar-inform.tatar

http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/yaa-tugan-balasyn-tashlap-kaldyrgan-khatynny-videokzt-kamerasy-tshergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев