Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ялга юллама алып, ярык тагарак янында калганнар

Җылы диңгез буена ялга китәбез, дип сөенеп йөргән берничә Уфа кешесе чемоданнары өстенә утырып калган.

Аларга турфирмадан: "Сезнең акчаларыгызны безнең фирма директоры урлап, чит илгә качты", - дип хәбәр иткәннәр.
Әйткәндәй, бу фирмадан юлламаны беренче мәртәбә генә сатып алмаган кешеләр дә булган.

Юлиана исемле ханым, мисал өчен, былтыр да нәкъ шушы агентлыктан юллама алып, ял итеп кайткан булган. Шуңа быел инде ышанычлы куллардан алам, дип, ял өчен 300 мең сумын да кызганмый түләгән.

Хәзер аның акчалары да, юлламасы да юк. Алданучылар полициягә гариза язган. Тик акчаларын кайчан кайтара алырлар, әлегә билгесез.

Фото:https://pixabay.com/ru/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев