Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ялган машина йөртү таныклыгы өчен лениногорскилы хөкем каршына баскан

Лениногорскида яшәүче берәү автомәктәптә укыганнан соң, машина йөртү буенча имтиханны ике тапкыр тапшыра алмагач, шуның белән җитәр дигән нияткә килгән.

Машина йөртүче булудан ваз кичкән дип уйласагыз- ялгышасыз, ул мәсьәләне башкача хәл итәргә карар кылган, интернет аша ялган таныклык сатып алган.

 «В», «В1», «М» категорияле автотранспорт чаралары белән идарә итү хокукын бирүче ялган машина йөртү таныклыгы аңа 28000 сумга төшкән.  Бераздан автомобиль белән идарә иткән вакытта,  ялган документ иясен  юл-патруль хезмәте инспекторы туктаткан, ул машина йөртү таныклыгын тикшергән вакытта документның  шикле булуын ачыклаган. Интернет аша алынган ялган машина йөртү таныклыгы  ир кешене хөкем каршына алып килгән.

Лениногорск шәһәр суды тарафыннан ул РФ Җинаять Кодексы  327 нче  статьясындагы 3 өлешендә каралган җинаять кылуда, ягъни  хокук бирүче ялган таныклык куллану, файдалану максатларында сатып алу һәм  саклауда гаепле дип табылган.

Суд каршында гаепләнүче үзенең законсыз гамәл кылуын тулысынча танып, бу эшенә үкенечен белдергән. Суд лениногорскилының кылган җинаятен йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, аңа 5 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев