Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Янасың килмәсә – төзәт

Шәһәр прокуратурасы янгын куркынычсызлыгы турындагы закончалыкны бозу фактларын ачыклаган. Яңа елны хәвеф-хәтәрсез үткәрү максатында, Премьер-министр И.Халиков тарафыннан республика территориясендә узган елның 20 декабреннән быелның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы режим кертелгән иде. Шәһәр прокуратурасы дәүләт янгын сүндерү бүлеге белгечләре белән берлектә, шәһәребезнең Набережная урамы, 20 "Б" йорт адресы буенча урнашкан...

Шәһәр прокуратурасы янгын куркынычсызлыгы турындагы закончалыкны бозу фактларын ачыклаган.

Яңа елны хәвеф-хәтәрсез үткәрү максатында, Премьер-министр И.Халиков тарафыннан республика территориясендә узган елның 20 декабреннән быелның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы режим кертелгән иде.
Шәһәр прокуратурасы дәүләт янгын сүндерү бүлеге белгечләре белән берлектә, шәһәребезнең Набережная урамы, 20 "Б" йорт адресы буенча урнашкан "Европа" ресторанында "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы федераль законның үтәлешен тикшерде. Аның барышында түбәндәгеләр ачыкланды:
- ресторан бинасы беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылмаган;
- бинада автомат янгын сүндерү сигнализациясе тулы күләмдә урнаштырылып бетмәгән;
- эвакуация юлын көнкүреш электр һәм йорт җиһазлары каплап тора.
Мондый җитешсезлекләр кеше күпләп җыелучы башка урыннарда да күзәтелә. Болар - "Шик", "Рай", "Пицца Хаус" кафелары.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, югарыда атап үтелгән объект хуҗаларына карата РФ Административ тәртип бозулар кодексының 20.4 маддәсе, 2 нче кисәге буенча административ эш кузгатылган. Җитешсезлекләр тикшерү барышында бетерелсә дә, законны бозган җитәкчеләргә 15әр мең сум штраф салынаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ќинятьче

2
X