Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Янган автомобиль эчендә ир-ат мәетен тапканнар

Чаллыда янгын сүндерүчеләр ут капкан автомобильдә ир-ат мәетен табып алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

Бүген төнге икеләр тирәсендә 112 бердәм номерына Шамил Усманов урамындагы 31/16нчы йорт янында ике автомобиль януы хакында хәбәр килгән. Урында 14нче модельле «Лада» автомобиленең мотор бүлеге һәм приборлар панеленә, шулай ук янәшәдә торган «Опель» автомобиленең фара һәм бамперына ут кабуы ачыкланган.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны биш минут эчендә сүндергән. Аның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынны сүндергән вакытта «Лада» автомобиленең арткы утыргычында 40 яшьлек ир-атның мәетенә юлыкканнар.

Якынча мәгълүматларга караганда, янгын транспорт чарасының узеллары һәм агрегатлары төзек булмау аркасында чыккан.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-07-2020/challyda-yangyn-avtomobil-echend-ir-at-m-eten-tapkannar-5753778

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев