Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Яшел Үзәндәге шартлауга бәйле эштә ваемсызлыкта шикләнелгән табибны судка китерделәр

Яшел Үзән судына тугыз катлы йортта булган шартлау турындагы эш буенча медицина-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире, табиб-психиатр Наталья Евдокимованы китерделәр. Кичә аны үз эшенә салкын карауда шикләнеп тоткарлаганнар иде.

 

Евдокимованы суд залына вакытлыча тоту изоляторыннан алып килделәр.

Ачыкланганча, Евдокимова 87 яшьлек Михаил Тимохинны караган, дүшәмбе кичендә тугыз катлы йортта газ нәкъ менә шуның гаебе белән шартлаган дип фаразлана. Фаҗига булган көнне туганнары пенсионерны психоневрологик диспансерга алып барган. Алар өлкән яшьтәге ир-атның үзен адекват тотмавына һәм фатирны юк итү белән янавына зарланган.

Евдокимова белән сөйләшкән вакытта пенсионер үз-үзенә кул салырга җыенуы турында бер сүз дә әйтмәгән. Табиб аны караганнан соң амбулатор дәвалану өчен өенә кайтарып җибәргән. Берничә сәгатьтән соң өлкән яшьтәге ир-атның фатирында шартлау яңгыраган.

Бүген тикшерүчеләр судка Евдокимованы өй арестына озату үтенече белән мөрәҗәгать итәчәк.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев