Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Яшереп корал саклаган лениногорскилы суд каршына басты

Шушы көннәрдә Лениногорск суды үз өендә законсыз рәвештә корал һәм патроннар саклаган җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Үзен суд эскәмиясенә алып килгән утлы корал һәм аңа патроннарны гаепләнүче  Ф.  урманнан тапкан.

 Моннан унҗиде ел элек – 2005 нче елда, ул  урман массивында 1933 елда чыгарылган, 5,6 милллиметр калибрлы бер зарядлы спорт-ау винтовкасы, шулай ук 5,6 миллиметр калибрлы 7 спорт-аучылык патронына тап булган. Мондый табышлар турында кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә хәбәр итү мәҗбүри булганлыгын белүенә карамастан, ул ау мылтыгы белән патроннарны өенә алып кайткан һәм яшереп саклаган.

 Кыңгыр эш –кырык елдан соң да беленә диләр, 2021 нче елның ноябрендә Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафынан Ф.ның да законсыз гамәле ачыкланган, бәхетенә- корал да, патроннар да, ничек табылган – шул хәлдә һәм шул ук санда сакланган.

Суд утырышында хөкем ителүче Ф.гаебен тулысынча танып, үкенечен белдергән.  Лениногорск суды Ф.ны Россия Федерациясе  Җинаять Кодексындагы 222 маддәнең 1 өлешендә каралган җинаять - утлы корал һәм сугыш кирәк-яракларын законсыз саклауда гаепле дип тапты һәм 6 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде һәм Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев