Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тагын ике исерек машина йөртүчене туктатты

Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе тарафыннан даими тикшерү-рейдлар үткәрелү, хокук таләпләренең тагы да кырыслана төшүенә карамастан, руль артына алкогольле эчемлек кулланганнан соң утыручылар әледән-әле ачыкланып тора.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан  шушы көннәрдә шушындый хәсрәт-шоферларга  юнәлдерелгән  тагын бер рейд узды. Аның барышында  алкотестер тагын ике машина йөртүченең канында алкоголь булуын ачыклады,  машиналар штрафстоянкага эвакуацияләнде.

Бу рейд вакытында барлыгы җиде беркетмә төзелде, калган бишесе куркынычсызлык каешына  битарафлык, автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләмәүгә кагыла. Автоинспекторларның сүзләренә караганда, мондый рейдлар дәвам итәчәк.

Исерек хәлдә машина белән идарә иткәндә тотылучыга утыз мең сум күләмендә штраф һәм ельярымга идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы каралган. Әмма әлеге хокук бозу янә кабатланган очракта – җавабын да башкача бирергә туры киләчәк. Әгәр машина йөртүче исерек килеш йөргән өчен  бер кат хокуктан мәхрүм ителгән икән, икенче юлы  аңа административ җәза түгел, ә РФ Җинаять кодексының  264 нче маддәсендәге беренче пунктында каралган  җинаять җәзасы яный.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев