Үз куллары белән акчасын мошенникларга биргән
Төрле матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә мошенникларның хәйләле тозагына эләгүчеләр хакында күп сөйләнелә. Шуңа карамастан мондый каракларга ышанып, үз мөлкәтеннән колак кагучылар һаман ишәя бара.
Лениногрск Эчке эшләр бүлеге , шәһәр һәм районда яшәүчеләрне сак, уяу булырга өндәп даими искәртеп тора. Мошенниклар үз эшләрендә төрледән-төрле яңа ысуллар уйлап чыгара чыгаруын. Әмма, асылда аларның махсаты- карта саннарын белү яки таныш булмаган, мошенниклар әйтүенчә –“безопасный счет”ка акча күчертү. Шушы көннәрдә генә Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә шундый угрылар корбаны булучы 43 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Мошенниклар сүзенә ышанып 200 мең сум акчасын югалткан. Һәр очрактагы шикелле үк, аңа да банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дип шалтыратканнар. Аның кредит картасыннан ниндидер чит кешеләр 100 мең сум акчасын алуларын әйткәннр. Тик бу юлы ,караклар сүзләрен дәлилләү өчен ханыма акча алыну турында квитанциянең күчермәсен дә җибәргән. Ул гына да түгел, икенче бер номердан, үзен эчке эшләр бүлеге хезмәткәре дип таныткан берәү, ханымның мошенниклар тозагына эләгүен раслаган. Картада калган акчаларын бүтән куркынычсыз исәпкә күчерергә кушкан. Ханым ул әйткәннәре эшләгән, акчасын шалтыратучылар әйткән “безопасный счет”ка күчергән. Бүгенге көндә аның гаризасы буенча җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр бүлеге каракларның шәхесен ачыклау өчен оператив-эзләнүләр алып бара.
Заманча технологияләр мошенникларга яңадан –яңа мөмкинлекләр тудырып тора. Документларны үзгәртергә, телефон номерларын күренми торган итәргә, яки сезгә таныш булган номер итеп үзгәртеп шалтырату мөмкинлеген дә бирә. Әгәр дә банк хезмәткәре исеменнән шалтыратсалар, телефон номеры туры килсә дә, андый шалтыратуларга игътибар бирмәгез. Банкка мөстәкыйль рәвештә шалтыратыгыз. Үзегезгә кирәкле мәгълуматны банк хезмәткәрләреннән алыгыз. Лениногорс Эчке эшләр бүлеге сезне игътибарлы һәм уяу булырга өнди. Әгәр инде кисәтүләргә карамастан мошенниклар ятьмәсенә эләккәнсез икән, кичекмәстән 02 номерына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев