Заман сулышы

30 яшьлек ир-ат бернинди документларсыз яшәгән

Уралда паспорты да, туу турында таныклыгы да,пропискасы да булмаган ир-ат пәйда булган. Шул рәвешле Алексей Бизнигаeв рәсми яктан юк дип санала. Аның бу дөньяга туганлыгын раслаучы бердәнбер язма роддомда теркәү кәгазе. Ачыкланганча, әнисе аның тууын ЗАГСта да теркәтмәгән. Шуңа карамастан улын ничектер тугыз ел мәктәптә укыткан һәм Алексей ПТУ да...

Уралда паспорты да, туу турында таныклыгы да,пропискасы да булмаган ир-ат пәйда булган. Шул рәвешле Алексей Бизнигаeв рәсми яктан юк дип санала. Аның бу дөньяга туганлыгын раслаучы бердәнбер язма роддомда теркәү кәгазе. Ачыкланганча, әнисе аның тууын ЗАГСта да теркәтмәгән. Шуңа карамастан улын ничектер тугыз ел мәктәптә укыткан һәм Алексей ПТУ да тәмамлаган. Хәзер ул бердәнбер документы булган студент билетын кадерләп саклый. Анысын ничек биргәннәр, беркем белми. Алексей рәсми булмаган төстә автосервиска эшкә урнаша.
Хәзерге вакытта Алексей үзенең барлыгын раслап, документлар алырга уйлый. Моның өчен мәктәпнең, укытучыларның раславы кирәк.
Чыганак:http://www.buinsk-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: