Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Гадел, игътибарлы, шул вакытта кырыс та булган Лилия Камалова

Әлеге ханымның холкында кырыслык белән йомшаклык, таләпчәнлек белән шаяру, күңеллелек бергә яраша.

Аңарда бай һөнәри тәҗрибә тупланган. Лилия Хәмитовна Камалова “Лениногорскнефть” идарәсендә 30 елдан ратык эшләде. Күптән түгел генә лаеклы ялга чыкты.

Идарәнең ЦКППН-1 цехында промышленность куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм тирә-якны саклау буенча белгеч булып эшләгән Лилия ханым үзен отпускта гына дип уйлый. Чөнки ул шулкадәр эшкә бирелгән, эшен яратып эшләгән.

-    Нефтьне суыртып агызу һәм комплекслы әзерләүнең беренче номерлы цехка эшкә 1987 елда килдем. Мин ул чакта Куйбышев политехник институтның өченче курс студенты идем. Беренче тапкыр 15-20 метрлы резервуарларны күргәч, минем эш урыным монда дигән уй йөгерде башымнан. Эш куркытмады, киресенчә, миңа барысы да кызык иде, әйтик: нефть безнең цехка каян килә, аны ничек эшкәртәләр. Башта эшче булып хезмәт иттем, өч айдан оператор итеп куйдылар, - дип искә ала Лилия Камалова.

Эш белән укуны бергә алып бару авыр булмый аңа. Яңа белем, яңа мәгълүматларны тиз үзләштергән, аннары укыганнарын практикада кулланган. Берничә елдан аны хезмәтне саклау буенча инженер вазифасына билгелиләр. “Беренче елларда бик авыр булды, тора-бара гына хезмәтемә өйрәндем”, - ди ул.
“Минем төп бурычым – цех хезмәткәрләренең сәламәтлеккә һәм эш шартларына кагылышлы булган хокукларын яклау иде. Ә моның өчен вакытында җитешсезлекләрне күрергә, җаваплы кешеләрне билгеләргә кирәк. Эшкә яңа килүчеләргә бигрәк тә күз-колак булырга, алар саклау чаралары кулланамы, куркынычсыз инструментлар белән эш итәме? Резервуарга менгәндә, иң беренче үзеңне һәм якын-тирәдәгеләрне ничек итеп хәвеф-хәтәрдән сакларга кирәк икәнен уйларга, аннан соң нәрсә эшләргә кирәген”, - дип сөйли Лилия ханым.

ЦКППН-1 территориясендә куркынычлылык ягыннан махсус класска керүче производство объектлары бар. Тиешле таләпләргә монда нык игътибар белән карыйлар, инструкцияләрне үтиләр.
-    Монда эшләүче кеше көчле ихтыярлы булырга тиештер, дип уйлыйм. Кайчакта кырыслык таләп ителә бу эштә, - ди ул.
ЦКППН-1 начальнигы Анатолий Лысак Лилия Хәмитовнаны киң күңелле, шәфкатьле дип бәяли.

-    2009 елда мин цехка слесарь булып эшкә килдем. Стажировкадан соң, техника куркынычсызлыгы кабинетына имтихан тапшырырга җибәрделәр. Өстәл артында мөлаем хатын-кыз утыра. Ул миңа кырыс кына билетны алырга кушты һәм әзерләнергә вакыт кирәкме дип сорады. Мин үземне укучы итеп хис иттем. Имтихан барышында аның таләпчән булуы белән бергә ачык күңелле, аралашырга яратучы икәне дә ачыкланды. Лилия Хәмитовна үз эшенең остасы, хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч. Әлбәттә, шунды йпрофессионалны эштән җибәрәсе дә килми.  Чын күңелдән аңа яхшы ял, исәнлек телим, - ди Анатолий Лысак.

Гадел, башкаларга игътибар, хөрмәт белән карый торган Лилия Камалова язмышына рәхмәтле. Аның әле киләчәккә корып куйган планнары бар.
-    Беренчедән, сәяхәт итәсем килә. Россия буенча сәяхәткә чыгармын дип торам. Күп укыячакмын. Шулай ук чәчәкләр үстерәчәкмен. Песиләр яратам мин. Әле пенсиягә чыкканыма ышанмыйм, отпускта кебек хис итәм. Аннары оныклар турында хыялланам, - ди ул.
Аның аш бүлмәсендә чәйнекләр коллекциясе җыелган. Күбесе моңа соклана икән. Лилия Хәмитовнага исә әлеге коллекция өй атмосферасы һәм җылылык тудыра.

Наталья Звонарева.

Сергей Трусов фотосы

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев