Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яңа Сережкино китапханәсендә халыклар дуслыгы фестивале узды (+ фотолар)

“Кулларга тотышыйк, дуслар” дип исемләнгән чара Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.


Чарага Яңа Сережкино мәктәбенең 7-9нчы сыйныф укучылары, “Рябинушка” фольклор ансамбле, Яңа Сережкинода яшәүче Антонида Саушкина, Иске Куак китапханәчесе Надежда Хавратова һәм Мичурин китапханәчесе Сания Вахитова чакырылды.

Яңа Сережкино китапханәчесе Светлана Исаева укучыларга Россия күпмилләтле дәүләт, анда 180 милләт бар икәнлеге турында сөйләде. “Һәр халык үзенең тарихын, мәдәниятен, телен саклый. Россиядә, шулай ук Татарстанда да милләтләр дус булып яши. Халыкларны шәфкатьлелек берләштерә”, - ди Светлана Исаева.

Иске Куактан надежда Хавратова рус халык бәйрәме  - “Троица” белән таныштырып үтте. Иске Куак авылында хәзерге көннәрдә әлеге бәйрәмнең ничек уздырылуы турында презентация тәкъдим итте.

Мичуриннан Сания Вахитова татар халык йолалары турында сөйләде. Аннары ул "Бүре һәм кәҗә" татар халык әкиятенең бер өлешен татар телендә укыды. Һәм сорау-бирем әйтте: әлеге әкият рус халык әкиятенең берсенә охшаган. Нинди әкияткә? Укучылар  "Волк и семеро козлят" дип җавап бирде.

Шулай ук катнашучылар “Себерке” уенында да катнаштылар.

Соңыннан Антонида Саушкинаның оста итеп иҗат ителгән шигырьләрен автор үзе укыды.

 

фотолар: китапханәдән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев