Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Илфак Шиһаповның ашау турында уйланулары

Бер районда чәй эчеп утырабыз. Өстәл шактый мулдан: искиткеч тәмле коймак, берничә төрле кайнатма, башкасы... Соңгы елларда күмәгрәк өстәлләрдәге гадәти сүз: диета, ябыгу турында сөйләшеп киттек. Берсе фәләнне ашамый, янәсе, икенчесе төгәнне авызына да алмый... Бүген ач тору модада. Кеше ничек ябыгырга белми. Чүплек тулы ризык. Кемнәрдер, санкцияләр дәвам итсә,...

Бер районда чәй эчеп утырабыз. Өстәл шактый мулдан: искиткеч тәмле коймак, берничә төрле кайнатма, башкасы... Соңгы елларда күмәгрәк өстәлләрдәге гадәти сүз: диета, ябыгу турында сөйләшеп киттек. Берсе фәләнне ашамый, янәсе, икенчесе төгәнне авызына да алмый...


Бүген ач тору модада. Кеше ничек ябыгырга белми. Чүплек тулы ризык. Кемнәрдер, санкцияләр дәвам итсә, фәлән-фәлән ризыксыз ничек яшәрбез инде, дип баш вата. Абсурд театры бу тормыш һәм туклану. Кеше ашарга дип акча түгә, аннан - ябыгырга дип. Борынгыларның: «Ашау өчен яшәмә, яшәү өчен аша», - дигәне күптән онытылган.
Өстәл артында утырганда берәрсе диета-мазар дип сүз кузгатса, әбиләрнең алабута сыдырганнары, черек бәрәңге җыюлары искә төшә. Өстәлдәге боегыбрак яткан соңгы ике коймакны да үзем ашадым. Ничу монда кыланып, ризыктан өстен булып утырырга!
Илфак Шиһапов
Чыганак:http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X