Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда буран көтелә

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстанда көр явуы көтелә, көндез урыны белән - көчле, шулай ук 1 чакрымга кадәр күз күреме начарланып, буран чыгу ихтималы бар. Республикада көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга җитәчәк көчле җил булачак. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 10-15 градуска, аязган вакытта...

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстанда көр явуы көтелә, көндез урыны белән - көчле, шулай ук 1 чакрымга кадәр күз күреме начарланып, буран чыгу ихтималы бар. Республикада көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга җитәчәк көчле җил булачак. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.


Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 10-15 градуска, аязган вакытта 18 градуска кадәр төшәчәк. Иртән - 6-11 градус, көндез 3-8 градус салкын булачак. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкын һава торышы көтелә.

Казанда алдагы төндә 20 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары 12-15 градусны күрсәтәчәк. Аязучан болытлы һава, вакыты белән кар, буран.

5 декабрьгә каршы төндә шулай ук аязучан болытлы һава, Татарстанның күпчелек районнарында - бераз кар, урыны белән буран. Һава температурасы 4-9 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән карт көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X