Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Ивановка авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясаганнар (+фотолар)

Лениногорск районы Ивановка авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт «Сәламәтлек саклау» милли проектын модернизацияләү программасы кысаларында үткәрелгән.

Бина заманча таләпләргә туры китерелеп ясалган. ФАПта стеналар, түшәм һәм идән тигезләнгән, электр үткәргечләре һәм коммуникацияләр яңартылган.

Ивановск фельдшер-акушерлык пункты 800дән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Әлеге медицина учреждениесенә Аккүл, Михайловка, Медведка, Марьяновка һәм Ивановка авыллары халкы беркетелгән. 

Авыл халкының сәламәтлеген кайгыртучы ФАП мөдире Людмила Плаксина һәм фельдшер Елена Борисова мондый үзгәрешләр өчен шат. Авыл халкы да алардан канәгать.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск хакимиятенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев